Азнакай яшьләре “Сәләткә нур булган йолдызлар” ачык әдәби конкурсында катнаша алачак

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

   Районыбызда каләм тибрәтүче яшьләр күп. Төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, алар үз осталыкларын чарлый, бәя ала.

   Менә тагын үзеңне сынарга форсат чыкты: Татарстанның Яшьләр эше буенча министрлыгы һәм “Сәләт” республика яшьләр иҗтимагый фонды поэзия, проза, публицистика, балалар әдәбияты, драматургия номинацияләре буенча “Сәләткә нур булган йолдызлар” дигән ачык әдәби конкурс үткәрә.

   Анда 12 яшьтән алып 22 яшькә кадәр укучылар һәм студентлар катнаша ала.

  Барлык эшләр 13 мартка кадәр Азнакай район башкарма комитетының яшьләр эше буенча идарәсендә кабул ителә. Биредә конкурсның шартлары белән дә танышырга мөмкин.

 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International