Азнакайда Татарстан Республикасы кубогына һәм Азнакай муниципаль район башлыгы призына кышкы треклы автоузышлар уздырыла

2014 елның 14 феврале, җомга

   15 февраль көнне Азнакайда 9.30 сәгатьтә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан  Сабантуй мәйданында Татарстан Республикасы  кубогына һәм Азнакай муниципаль район башлыгы призына кышкы треклы автоузышлар уздырыла.

8.00 сәгатьтән автовокзал һәм “Мәңгелек ут” һәйкәле кырыннан махсус автобуслар йөриячәк.

    Шул ук көнне 17 сәгатьтә Балалар иҗаты үзәгендә автоузыш һәм “Париж–Дакар” ярышында катнашкан “КАМАЗ–мастер” командасы спортчылары белән очрашу үткәрелә.

     

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International