Азнакай батырлары каһарман-шагыйрь Муса Җәлил призына көрәшә

2014 елның 14 феврале, җомга

    Кичә Әлмәттә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил призына көрәш турниры старт алды. Турнирны ачу тантанасында ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та катнашты.

   Әлеге Бөтенроссия бәйгесе быел 51 нче тапкыр уздырыла. Турнирда Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән 500 гә якын спортчы катнаша. Анда һәр командадан 10 ар көрәшче чыгыш ясый.

   Бәйгедә катнашучы Азнакай спортчыларына уңышлар телик!

 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International