Азнакай җиңел атлетлары Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясады

2014 елның 21 феврале, җомга

    Азнакай җиңел атлетлары Уруссуда узган Ватанны саклаучылар көненә багышланган Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясады.

   «Лидер» балалар спорт мәктәбе укучыларын ярышларга тренер Рөстәм Гыйльфанов әзерләде.

   300 метр ераклыкка йөгерүдә I урынны Рамил Хуҗин яулады, II урын Илдар Хәмитовка бирелде.

   600 метр ераклыкка йөгерүдә III урынга Раушан Вахитов лаек булды. Егетләрнең барысы да Азнакай 6нчы мәктәп укучылары.

   Җиңүчеләр Кубоклар, медальләр һәм Мактаулы грамоталар белән бүләкләнде.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International