Бүген Азнакайга эш визиты вакытында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары А.Песошин Азнакай муниципаль район Советы утырышында катнашты. Утырышта районның 2013 елдагы социаль-икътисади үсеш йомгаклары турында сүз барды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
Соңгы елларда район тотрыклы үсештә: халыкның ялын оештыру, социаль, көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәләрен үстерүгә аеруча игътибар бирелә. Хисап чорында 24 мең кв.метр торак төзелеп, план 100 процентка үтәлгән. Яңа төзелешләргә, юллар ремонтына, аларны карап тотуга, төзекләндерүгә 50 млн. сумнан артык акча тотылган.
2012-2013 елларда “Чиста су” программасы буенча республика бюджетыннан районның 8 торак пунктында су челтәренә барсы 80 млн. сумлык реконструкция үткәрелгән.
Әле кайчан гына ярым җимерек хәлдә утырган элеккеге “Восток” кинотеатры хәзер бөтенләй яңа төсмер алган. Дөресрәге, аның урынында мәһабәт бина калкып килә. 300 миллион сумга төшкән яңа төзелеш 4041, 52 кв.метр мәйдан били. Биредә 291 кешелек 3 кинозал, 60 урынлы кафе һәм бик күп сәүдә нокталары булачак. Бүгенге көндә төзү-бизәү эшләре тулы куәтенә бара. Үзәк июнь аенда ачылыр, дип көтелә.
2013 елның 3 июнендә Азнакайның нигездә яшь гаиләләр яшәгән яңа микрорайонында “Тамчыкай” балалар бакчасы ачылган. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләнгән әлеге учреждение ике катлы заманча бинада урнашкан. Биредә 1 яшьтән 7 яшькәчә сабыйлар өчен 7 төркем эшли. Бакчага барсы 183 бала йөри. Мәктәпкәчә учреждениедә балалар яхшы тәрбия, бар яклап үсеш алсын, физик яктан чыныксын өчен чаралар комплексы эшләнгән, музыка һәм физкультура заллары иркен, уңайлы. Татар телен өйрәтүне төп максатларның берсе итеп куйганнар. Психологның булуын да бик кирәк санаганнар. Балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен бассейн, саф һавада шөгыльләнү өчен махсус мәйданчыклар булдырылган. Яңа микрорайонда менә шундый заманча бакча ачылу шәһәрдә балалар бакчалары белән тәэмин ителеш проблемасын чишү мөмкинлеге биргән.
Шулай ук узган җәйдә ачылган “Яшьләр бакчасы” нибары берничә ай эчендә пәйда булган. 3 гектар мәйданлы ял итү урыны балалар өчен уен мәйданчыклары, заманча бизәлеше, җанварлар сыннары, спорт конструкцияләре, декоратив нәкышләре белән үзенә җәлеп итә. Ул сабыйларның, яшьләрнең иң яраткан урынына әверелгән. Яңа гаилә коручы парлар биредә туй көнне килеп аны хозур кыла. Яңа микрорайонда яшәүчеләр белән күптөрле спорт, мәдәни чаралар, бәйрәмнәр үтә.
Республиканың даими үсештәге Азнакай районы авыл хуҗалыгы тармагы буенча иң алдынгылар рәтенә күтәрелеп, районның элеккеге яуланган даны кире кайтты.
Авыл хуҗалыгы Азнакай районы икътисадының өстенлекле секторы. 2013 ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, тармакның бар юнәлешендә дә югары уңышларга ирешелгән.
Район аграрийлары узган ел 1 млрд. 804 млн сумлык тулаем продукция җитештерде.
1 млрд 176 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылды. Азнакайлылар республика икмәгенә иң зур өлешне кертте. Бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышы 135 мең тоннадан артты, гектар уңышы – 26 центнер. Бу – 2013 елда республика буенча иң яхшы күрсәткеч.
Терлекчелекне үстерүгә җитди игътибар бирелә. Малларның баш саны елдан-ел арта. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 2014 ел башына 24 мең 393 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, бу узган ел белән чагыштырганда 573 терлеккә күбрәк. Сөт җитештерү 7 процентка, ит җитештерү 13 процентка артты.
Актүбә бистәсендә “Союз-Агро” ҖЧҖ көче белән 3800 баш савым сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы сафка басып килә. Әлеге ачылачак мега-ферма 96 эш урыны булдыру мөмкинлеге бирә. Аның 1000 баш малга исәпләнгән беренче бүлеген агымдагы елда ачу планлаштырыла.
Бүгенге көндә районда 25 гаилә фермасы бар. Агросәнәгать комплексында продукция җитештерүдә шәхси хуҗалыкларның да зур өлеше керә.
Эшмәкәрлек җирлектә киң колач алып, бюджетка иң ышанычлы, тотрыклы салым кертү өлкәсе булып тора. Кече һәм урта бизнестан кергән салым 2013 елда 21 процент (2012дә –17 процент) тәшкил итте. Хисап чорында төрле дәрәҗә бюджетларга барлыгы 258 миллион сум акча керде.
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары А. Песошин республиканың 2013 елдагы социаль-икътисади үсеш йомгаклары белән таныштырып, Азнакай муниципаль районының да аңа зур өлеш кертүен ассызыклады.
Районның бигрәк тә сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы өлкәләрендәге үзгәрешләренә тукталды. Авыл хезмәтчәннәренә һәртөрле ярдәм күрсәтү республикада төп бурычларның берсе, дип белдерде. Торак пунктларын яктырту буенча кабул ителгән махсус программа нигезендә һәр елны районга бу максатларга 5 миллион сум акча бүлеп биреләчәген җиткерде.
Урта һәм кече бизнесны үстерүдә районда уңай тенденция күзәтелүен әйтте. “Лизинг-грант” программасында активрак катнашырга чакырды.
А.В.Песошин районның мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләре алдында торган бурычларны тәгаенләде.
– Азнакайда халыкның тормыш-яшәешен тагын да яхшырту, алга куелган планнарны үтәүдә ресурслар җитәрлек, алардан нәтиҗәле файдаланырга кирәк, – диду ул. Республика үсешендә үз өлешен керткән азнакайлыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Премьер-министр урынбасары Азнакайның бер төркем хезмәт алдынгыларына хөкүмәт бүләкләре тапшырды.