Азнакай муниципаль районында ЖКХ хезмәтләре өчен халыктан аласы әҗәт бүген инде 56 миллион сумнан артып китә. Шуның яртысыннан күбрәге шәһәрнең күпкатлы йорт фатирларында яшәүчеләргә туры килә.
Азнакай муниципаль район башкарма комитетында торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәүчеләрне ачыклау һәм җыелган әҗәтләрне эзләп алу буенча даими комиссия эшли. Берничә көн элек ул, түләүләрнең торышын ачыклау максатыннан, район башкарма комитеты, “ЖКХ һәм төзекләндерү департаменты” муниципаль-унитар предприятие, ”Жилэнергосервис” җәмгыяте вәкилләре, “Маяк” газетасы һәм җирле телевидение журналистлары белән берлектә, шәһәрнең “Жилсервис” ширкәтенә караган йортлардагы бурычлары күп җыелган фатирларга рейд үткәрде.
Алдан ук әйтеп куйыйк, әлеге чараның максаты кемне дә булса җавапка тарту, файдалана торган ут-су, газыннан мәхрүм итү түгел, ә түләүнең оптималь юлларын аңлату-өйрәтү, ахыр чиктә – кисәтү белән чикләнү иде.
Беренче визитны Юбилейная урамындагы 8 йортның 117 нче фатирына ясыйбыз. Биредә ике кеше теркәргән. Коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре 60 мең 99 сум җыелган. Шуның 4 мең 628 е – электр энергиясе өчен. Фатир эчендә кеше йөргәнлеге шәйләнсә дә, ишек ачучы булмады.
Чиратта – шул ук урамдагы 12 нче йортның 1 нче фатиры. Биредә 2 балалы яшь гаилә тора. Хуҗасы – ир-егет, берничә ай түләүсез ялда булган. Хәзер яңа эш урыны эзли. Хатынының да хезмәт хакы түбән. Без киләсенең алдагы көнендә генә бурычының 8 мең сумын илтеп түләгән. Әмма 61 мең сумнан артык әҗәте калган әле. Шуның 10 мең 651 сумы – электр өчен.
Шәйхетдинов урамындагы 6 нчы йортның 128 нче фатирында пенсия яшенә җитмәгән, шуңа да карамастан беркайда да эшләмәүче ялгыз ир-ат яши. Аның әҗәте – 261 мең 435 сум.
Әлеге йортның 2 нче фатиры хуҗасы ЖКХ хезмәтләре өчен 4-5 ел буена бер тиен дә акча күчермәгән икән. Аның кайда яшәгәне дә билгесез. Бурычы да шактый җыелган – 226 мең 348 сум. Бернинди рәсми килешү төземичә генә, ике кешелек яшь гаиләне яңарак фатирга керткән. Димәк, яшәгән өчен алардан алынган акча да ЖКХ кассасына түгел, тулаем рәвештә хуҗа кесәсенә күчә.
Соңгы объект – Солтангалиев урамындагы 25 “Б” йортның 29 нчы фатиры. Биредә 7 кеше теркәлгән. Шуларның бишесе эш яшендә. Телевизор, интернет кабельләре үткәрелгән. Димәк, алардан файдаланалар, акчасын да вакытында түләп баралар. Чөнки элемтәчеләр бер генә ай да әҗәткә хезмәт күрсәтми. Ә коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә биредә яшәүчеләрнең җыелган бурычы 124 мең сумнан да артып китә. Өстәвенә – чутлагычларына да пломба салынмаган, акча чутлагыч күрсәткечләре нигезендә түгел, норматив буенча тотыла.
– Коммуналь хезмәт күрсәткән өчен түләмәүчеләр белән без әледән-әле рәсми төстә очрашып торабыз, аңлату эшләре алып барабыз. Әгәр дә җыелган бурычларының 30 мең сумын берюлы кайтаралар икән, андыйларга калган әҗәтләрен өлешләп түләү мөмкинлеге бирәбез. Файдаланган хезмәтләргә түләргә теләмәүчеләр эшен, матди чыгымнарны каплату максатыннан, суд карамагына җибәрергә мәҗбүр булабыз, – ди “ЖКХ һәм төзекләндерү департаменты” МУП җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов.
Бу урында халыкның: ”Әҗәтле кеше үлмәс”, – дигән ярымшаян әйтеменә “Көн дә күрмәс”, – дип кенә өстисе кала. Башкача берничек тә була алмый.
Наил АБДУЛЛИН
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html