Яшь авыл хуҗалыгы производствосы мастерлары Азнакайда эшкә калачак

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе

   Быел Леногорск политехник көллияте Азнакай филиалының “Авыл хуҗалыгы производствосы мастеры” бүлеген 56 укучы тәмамлый. Бүгеннән аларның производство практикасы башлана. Кичә алар район һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре белән очрашты һәм практикадан соң эшкә дә калырга мөмкин булган урыннарга билгеләнделәр.

   “Кадрлар үзебезнең районга да бик кирәк, мондый зур армияне читкә таратырга ярамый”, - ди филиал директоры Роберт Хөснетдинов.

   Авыл хуҗалыгы өләкәсендә белгечләргә кытлык сизелә. Яшь кадрларны ничек авылга тартырга? Моның буенча районда махсус программа булдырылган һәм бу юнәлештә шактый чаралар күрелә. Шуларның чираттасыгы 27 февральдә Мәдәният йортында узачак. Бу көнне өлкән сыйныф укучылары республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария академиясе, муниципаль район җитәкчелеге белән очрашачак. 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International