Актүбә бистәсе кешесе икенче тапкыр җинаять эше фигуранты булды

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

    Тормыш сабаклары бернигә дә өйрәтми торган кешеләр бар, алар кат-кат бер үк тырмага басып, маң­гайларын бәрәләр. Ел ярым вакыт эчендә Актүбә бистәсендә яшәүче бер яшь кеше икенче тапкыр җинаять эше фигуранты булды.
     Узган елның октябрь кичендә «Витязь» шәхси сак предприятиесенең Азнакай бүлегеннән хәвеф­ле хәбәр килә: Әгерҗе авылыннан 5 км ераклыкта «Азнакай технологик транспорт идарәсе» җәмгыяте бульдо­зерына урнаштырылган техник сак­лау чарасы эшли башлый. Сак хезмә­ткәрләренең уяулыгы аркасында предприятие милке урланмыйча ка­ла.

   Әлеге урынга килеп, «Витязь» һәм «Татнефть-Охрана» шәхси сак предприятиесенең хокук бозуларны кисәтү службасы хезмәткәрләре 160 литр дизель ягулыгы салынган бак­ның капкачы ватылганын күрәләр. Тикшерү вакытында бульдозердан 300 метр ераклыкта урманда автома­шинага тап булалар. Салонында ке­ше булмый, ә менә «ВАЗ-2106» багаж­нигында гомуми күләме 180 литрдан артык 4 буш канистр табыла. Әлеге урыннан шулай ук резина перчатка­лар һәм урмандагы «алтылы»ның шин протекторы эзләре алына.

    «Азнакай технологик транспорт идарәсе» ҖЧҖнә 4300 сум зыян килергә мөмкин иде, шуңа күрә РФ Эчке эшләр министрлыгы­ның Азнакай районы буенча бүле­гендә РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддә, беренче бүлеге (җина­ятькә әзерләнү) һәм 158 нче маддә беренче бүлеге (урлау) буенча җина­ять эше кузгатылды. Полицейский­лар хокук бозуларны кисәтү служба­сы хезмәткәрләре белән берлектә урлаучының кем икәнлеген ачыклый­лар һәм тоткарлыйлар. 25 яшьлек актүбәле 2012 елның июнендә хөкем ителгән була.

   Ул вакытта Җәлил нефтьчеләре тарафыннан Мәллә ел­гасы янында урнаштырылган нефть-тоткычны сүтә. Азнакай суды аны штрафка тарта. Күрәсең, егет өчен бу сизелерлек жәза булмаган. Җинаять эше материалларында аның бульдо­зер янына барыр өчен иптәшеннән аңлы рәвештә машина алып торуы һәм ягулык багының капкачын ватып, ягулык урларга теләве хакында күрсәтмәсе бар. Бу юлы хөкем нинди булыр – вакыт күрсәтер.


Наталья КЛЮЕВА

 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International