Азнакайда Ринат Рәхмәтуллиның хәйрия концерты узды

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

   Азнакайда Ринат Рәхмәтуллиның хәйрия концерты узды. Чара Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге ярдәмендә, социаль яклу бүлеге һәм  «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге теләктәшлегендә узды.

   Концертка шәһәр һәм район предприятие ветераннары һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, инвалид балалар тәрбияләүче әниләр чакырылган иде.  

   Ринат Рәхмәтуллин Азнакай инвалидлар җәмгыятенең Актүбә бистәсе беренчел оешмасы каршында эшләүче «Өмет» ансамбленә радиомикрофоннар бүләк итте.

 

 М.Гәрәева, социаль эш белгече

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International