Балалар иҗаты үзәгендә узган “Сайлау хокукын белүчеләр” турнирында шәһәребезнең унынчы сыйныфында укучылардан торган командалар көч сынашты.
Аларның белемнәренә территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары бәя бирде. 4 нче лицей командасы үзен иң яхшы итеп танытты. 2 нче мәктәп командасы – икенче, 9 нчы мәктәп командасы өченче урынга лаек булды.
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html