Азнакайда җәен 100 мең төп чәчәк утыртылачак

2014 елның 28 феврале, җомга

Шәһәребез бу җәйдә тагын да яшелләнәчәк, гөлбакчага әйләнәчәк.

– Азнакай үсә, зурая, яңадан-яңа йорт кварталлары, социаль объектлар калкып чыга. Шуың белән бергә яшелләндерү күләме дә арта. Әйтик, узган ел 60–70 төрдәге чәчәкне  80 мең төп итеп утырткан булсак, быел аның санын 100 меңгә җиткерергә уйлыйбыз, – ди “МППБиО” муниципаль унитар предприятиесе баш инженеры Рәшит Харрасов. – Бу айда безнең “Яшелләндерү”  бүлекчәсе кызлары, чәчәк үсентеләренең шытып чыгу вакытын исәпкә алып, орлыкларының беренче өлешен теплица туфрагына чәчтеләр дә инде.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International