Җитештерү сферасында эшчәүче эшмәкәрләрнең район семинары булды. Анда төп мәсьәлә итеп үзебенең җитештерүчеләрнең муниципаль район тендрында катнашу юллары, анда җиңеп, мәктәп, балалар бакчасы, сырхауханә кебек учреждениеләрне экологик чиста азык-төлек, кирәкле мебель белән тәэмин итү мәсьәләләре өйрәнелде.
Эшмәкәрләр алдында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Сөләйманова, бүлек җитәкчесе Резеда Шәйхевәлиева, эшмәкәрләр советы рәисе Әнвәр Җиһангиров, сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре чыгыш ясады һәм үзләренең эшлекле киңәшләрен бирде.
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html