Азнакайның 4 нче лицеенда зональ фәнни-гамәли конференция үтте

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

   Азнакайның 4 нче лицеенда башлангыч сыныйф, математика, физика һәм информатика укытучыларының зональ фәнни-гамәли конференциясе үтте.

  -Без башлангыч һәм төп мәктәп арасында күчүчәнлекне тәэмин итү, бу юнәлештә проблемаларны ачыклау,  иң яхшы укытучыларның эш тәҗрибәсе белән танышу өчен җыйналдык, - диде мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова.

   Укытучылар секцияләргә бүленеп, ачык дәресләр, мастер-класслар үткәрде, докладлар белән чыгыш ясады.

  -Яңа мәгариф стандартлары тормышка яраклашкан укучылар тәрбияләүне максат итеп куя. Конференция бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Азнакай укытучыларының иҗади потенциалы сокландырды, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Әлмәт 7 нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Сөләймәнова.

 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International