“Өстенлекле мәктәпләр” программасына кергән Азнакай шәһәренең 4 нче лицеенда лидерлык сыйфатларын үстерү буенча укулар узды. Аны Сингапурның Educare компаниясе тренеры Ванчин Хенг үткәрде.
Укытучылар үзләрен укучылар урынына куеп карады: төркемнәргә яки парларга бүленеп, парта артына утырдылар, биремнәргә җаваплар яздылар, алар буенча үзара фикер алыштылар.
Ә инглиз теле укытучылары Роза Кәримова һәм Фәйрүзә Шакирова өчен бу көн икеләтә файдалы булды.
– Ванчин Хенг белән аралашып, инглизчә сөйләм телебезне сынап карарга форсат тууга шатбыз, – ди алар.
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html