21 мартта – математика, 24 мартта рус теленнән районның барлык унберенче сыйныфлары өчен сынау рәвешендә бердәм дәүләт имтиханнары үткәреләчәк.
Мәгариф идарәсе белдерүенчә, ул укучыларны йомгаклау аттестациясенә уңышлы әзерләү йөзеннән бушлай Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла.
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html