Азнакай полиция хезмәткәре Сочидан командировкадан кайттылар

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

    Узган атнада район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Сочидан командировкадан кайттылар.

   Җиде  полиция хезмәткәре өч ай дәвамында, Олимпиадага хәзерлек вакытында һәм кышкы уеннар барган көннәрдә, хокук тәртибе һәм  җәмәгать куркынычсызлыгы сагында торды.  

   Сүз уңаеннан, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Казанда узган җәйге Универсиада чорында  да тәртип сагын саклаудан читтә калмаган иде.

 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International