“Сандугач сайрар илем” фестивалендә гран-прины Азнакайның “Юлдаш” ансамбле өлкән төркеме яулады

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

    “Сандугач сайрар илем” фестиваленең “Вокал. Ансамбльләр” номинациясендә быел гран-прины Азнакай сәнгать мәктәбенең “Юлдаш” ансамбле өлкән төркеме яулады. Ә уртанчылар төркеме өченче дәрәҗә лауреат булды.

    “Татнефть”нең “Рухият” фонды  тарафыннан әлеге фестиваль унҗиденче елын оештырыла һәм ул республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге балалары өчен иҗади омтылыш үре булып тора. Быел бәйгедә барлыгы 250 бала катнашкан.

   -Мондый олы бүләкне былтыр безнең “Бәхет” вокаль ансамбле алган иде. Жюри да азнакайлыларның бер-бер артлы шундый биеклек яулауларын тарихта күрелмәгән хәл дип бәяләде, - ди “Юлдаш” ансамбле  җитәкчесе Фирдәвес Әхмәтгалиева.

    Ир балалардан торган әлеге коллектив узган ел “Йолдызлык” республика фестивалендә икенче урынга чыгуы белән куандырган иде. Ун ел дәверендә аларның җиңүләрен санап бетергесез. Алга таба да “Юлдаш”ка уңышлар юлдаш булсын!

 

 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International