Инвалид балалар Азнакайда юл куркынычсызылыгы кагыйдәләрен өйрәнде

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

    “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар юл куркынычсызылыгы кагыйдәләрен өйрәнде.

    Занятие барышында белгечләр балаларны мөһим юл хәрәкәте билгеләре белән таныштырдылар, кагыйдәләрне бозганда нинди фаҗигаләр көтүен мисалларда аңлаттылар, соңыннан буклетлар тараттылар.

 

Р.Шигапова, психолог

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International