Балаларыбызның күбесе иртән чәй эчәргә дә өлгерми мәктәпкә чыгып йөгерә. Көнозын дәрестә утырасы, аннан түгәрәкләргә барасы бар. Ә ач ашказаны белән фән нигезләрен үзләштерү бик авыр. Шуңа күрә укучы сәламәтлеге өчен рациональ туклану мөһим роль уйный. Безнең мәктәпләрдә ул ничек оештырылган?
Ирина Нургалиева, мәгариф идарәсе баш белгече:
- Район мәктәпләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин ителеш 100 процент. Һәр балага 5 сум 80 тиен субсидия каралган. Аз керемле гаиләләрдән 750 гә якын бала бушлай ашый. Шәһәр мәктәпләрен ашамлыклар белән мәктәп туклануы комбинаты тәэмин итә. Авыл мәктәпләре яшелчә һәм җиләк-җимешне участокларында үзләре үстерә, бу исә туклану бәясен киметергә ярдәм итә. Мәктәп ашханәләренә 2012 елдан башлап яңа җиһазлар кайтарыла, ремонт ясала башлады.
Алсу Старостина, мәктәп туклануы комбинаты директоры:
- Штатта 38 пешекчебез бар, алар барысы да тәҗрибәле. Менюны һәр мәктәп үзе төзи һәм ризык стационар әзерләнә. Мәктәп директоры һәм шәфкать туташы әзер продукциянең сыйфатын тикшерә. Шулай ук ата-аналар да күзәтчелек итә, тәкъдимнәрен кертә ала.
Зөһрә Баязитова, Азнакай 8 нче мәктәбенең производство мөдире:
- Балалар яратып ашый торган ризыклар пешерергә тырышабыз. Аларга бигрәк тә голубцы, котлет, пилмән, гуляш, итле макарон ошый. Камыр ризыкларын: сочни, пицца, ватрушка, булочка, пирожкиларны да үзебездә пешерәбез. Менюны көн дә төрләндерәбез. Витаминнар керсен өчен, кишер, чөгендер, кәбестә салатлары ясыйбыз. Пешкән ризык махсус мичтә җылы килеш тора. Кадет сыйныфлары һәм озынайтылган көн группасына йөрүчеләр ашханәдә ике тапкыр ашый.
Резеда Кәримова, 5 нче сыйныф укучысы:
-Безнең пешекче апалар ризыкны бик тәмле пешерә. Үзләре дә ягымлы, әйбәт. Миңа аеруча итле бәрәңге, пилмән ошый.
8 нче мәктәптә көнлек меню:
Фарш белән томалап пешергән кәбестә – 25,95 сум
Плюшка – 3,90 сум
Витаминлы баллы чәй – 1,08 сум
1 сортлы ипи – 1, 05 сум
Әгәр бу мәсьәлә буенча сорауларыгыз һәм тәкъдимнәрегез булса, аларны безнең сайтта калдыра аласыз.
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html