75 яшьлек Азнакай спортчысы Мәннәф Хөҗҗәтов кышкы полиатлон буенча дөнья чемпионы булды

2014 елның 26 марты, чәршәмбе

     Райондашыбыз Мәннәф Хөҗҗәтов 10-15 мартта Санкт-Петербургта үткән кышкы полиатлон буенча дөнья чемпионатында янә барсын да таң калдырды: 75-79 яшьлек ир-егетләр арасындагы бәйгедә ул беренче урынны яулады. 

    Быелга чыккач кына да спорт  Мәннәф ага республика мәгариф хезмәткәрләренең II нче кышкы Спартакиадасында беренче урынны, Татарстанның өлкән спортчылары арасында кышкы полиатлонда абсолют чемпион исемен алды.

    Танылган спортчыбызны дөньякүләм җиңүе белән атналык киңәшмәдә район җитәкчелеге котлап, кыйммәтле бүләк тапшырды.

 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International