Азнакайдан Илһам Сәлифов биеклеккә сикерү буенча Россия чемпионы булды

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

    Ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында Азнакайның 7 нче мәктәбе физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Илһам Сәлифов биеклеккә сикерү буенча Россия чемпионы булды.

   Ул М-45 категориясендә 175 см нәтиҗә белән Татарстан буенча рекорд куйган. Ярышларда 42 төбәктән барлыгы 275 спортчы катнашкан. Татарстан Республикасы җылма командасы, Пермь һәм Мәскәү өлкәләренең көчле спортчыларын узып, чираттагы тапкыр Россия чемпионатында беренчелекне яулады.

  

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International