Татарстанда Мәдәният елын ачу тантанасында Азнакай делегациясе дә катнашты

2014 елның 28 марты, җомга

          Башкалабыз Казанда республиканың мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлау тантанасы узды.

     Бер үк вакытта ул Татарстанда Мәдәният елын тантаналы ачу да булды. Бәйрәмгә район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә мәдәният өлкәсе хезмәткәрләреннән торган Азнакай делегациясе дә чакырулы иде.

    Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский Татарстанның бу өлкәдәге казанышларын бәян итеп, эшчәнлеккә югары бәя бирде һәм аеруча уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырды.

    Әлеге дүрт “иң-иңнәр”нең берсе – безнең Азнакайныкы – сәнгать мәктәбенең баян классы укытучысы Флюра Әпсәләмова.  

 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International