Азнакайда язгы бозлавыкның беренче корбаннары бар

2014 елның 28 марты, җомга

    Яз белән кыш тартышкан, һава торышының тотрыксыз бу мәлендә салкын тиеп авыру очраклары арткан.  Ашыгыч ярдәм хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, барлык чакыруларның 25 процентын шулар тәшкил итә.

     Әлеге чорда хроник авырулар да баш калкыта, аларга каршы сезонлы профилактика үткәрү үз нәтиҗәсен бирә дә бит, әмма бөтен кеше дә сәламәтлеген тиешенчә кайгыртмый шул.

    Аяк асты бозлавык булу сәбәпле, егылып травма алу очраклары да арткан. Кан басымы, йөрәк авырулары да үзен сиздерә.

    Ашыгыч ярдәм көненә 80-85әр чакыру кабул итеп, беренчел медицина ярдәме күрсәтә.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International