Азнакайда хуҗасыз торакларны ачыклыйлар

2014 елның 28 марты, җомга

   Мәгълүм булганча, республикада “Халык инвентаризациясе” акциясе бара. Аның максаты – файдаланылмый яткан хуҗасыз торакларны, җирләрне ачыклау һәм әйләнешкә кертү, шул рәвешле салым базасын арттыру.

   Аңа Президентның шәхсән патронажлык итүе мәсьәләнең ни дәрәҗәдә җитди куелуын күрсәтә.  Массакүләм мәгълумат чаралары, Балалар иҗат үзәгендәге экран һәм башка чыганаклар аша бу хакта район халкына хәбәр ителеп торса да, азнакайлылар аңа әле актив кушылып китә алмый.

   Алынган хәбәрләрне туплаучы җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасыннан әйтүләренә караганда, бүгенгә нибар ике мөрәҗәгать булган, берсе – КамПИ бинасы артындагы буш объект, икенчесе – Әлмәт тракты буйлап “Юлдаш” гаражлар ширкәтенә таба файдаланылмый яткан җир участогы турында. 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International