Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин православие дини вәкилләре белән очрашты. Актүбә чиркәве настоятеле Сергий атакай, Азнакай приходы настоятеле Александр атакай һәм аның ярдәмчесе Алексей Михайлов православныйларны борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр. Марсель Шәйдуллин районыбызда төрле дин вәкилләренең тату, килешеп яшәвен билгеләп үтте һәм алга таба да бердәм булырга чакырды.
Резедә Шәрипова
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html