Азнакайдан яшь журналист “МедиаПокорение” Бөтенроссия фестивалендә җиңгән

2014 елның 4 апреле, җомга

     Яр Чаллыда узган “МедиаПокорение” Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр массакүләм мәгълүмат чаралары фестивалендә Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Әдилә Миргалиева “Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында иң яхшы материал” номинациясендә җиңү яулады.

    Ул анда “Маяк” газетасында чыккан “Мин ничек хоккейчы булдым” мәкаләсе белән катнашкан.  Әдилә мәктәпнең “Ритм” газетасы редакторы, рәсем һәм музыка белән дә шөгыльләнә. Жюри аның эшенә югары бәя биреп, журналистика буенча китәргә тәкъдим иткән. 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International