Казан югары уку йортларында белем алучы Азнакай егет-кызлары шактый. Районның яшьләр идарәсе “Студентлар көне” уңаеннан 8 апрельдә “Арена” клубында аларның очрашуын уздырырга җыена. Уникеләп вузга чакыру хатлары юлланган инде. Анда муниципаль район җитәкчелеге дә катнашыр дип көтелә. Очрашу районыбыздан калкып чыккан эстрада йолдызлары чыгышы белән үрелеп барачак.
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html