Азнакайда Бөек Җиңүгә әзерлеккә багышланган бәйгенең беренче этабына йомгак ясалды

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек тулы куәтенә бара. Шушы көннәрдә башкалада республика ветераннар советының чираттагы Пленумы да аңа әзерлек мәсьәләләренә багышланды.

   Анда районнардагы һәм шәһәрләрдәге җирле оешмалар арасында Бөек Җиңүгә әзерлеккә багышланган бәйгенең беренче этабына йомгак ясалды.

    Оештыру-методик эшчәнлекне иң яхшы оештырган Миргасим Кәримов җитәкчелегендәге Азнакай районы ветераннар советы бәйгенең әлеге номинациясендә икенче урынны яулады һәм  Мактау грамотасына,  премиягә лаек булды.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International