Азнакай кешесе кулдан төзек булмаган планшет алып алданган

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе

    Кайберәүләр акчаны эшләп тапса, икенчеләре исә җиңел генә акча эшләү юлын эзли. Азнакайда шундый «эшмәкәрлек» алып баручы чегәннәр дә пәйда булды. 

   Узган атнада берәү кулдан төзек булмаган планшет алып алданган булса, икенче очракта шундый бер хатын-кыз шәһәрдәшебезгә “алтын” бизәнү әйберләре сатып, 50 мең сумга төп башына утыртып киткән.

   Мондый җинаятьләрнең төп сәбәпләренең берсе булып кешеләрнең таныш булмаган бәндәләргә артык ышанучанлыгы, акчаларына җиңел каравы тора. Кырыгалдарлар тозагына эләкмәс өчен бик сак һәм уяу булыйк! 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International