Балалар театрларының I республика конкурс-фестивалендә Азнакайның “Тылсым” студиясе икенче урынны яулады

2014 елның 8 апреле, сишәмбе

     Ай буе дәвам иткән балалар театрларының беренче республика ачык конкурс-фестиваленә йомгак ясалды.

    Анда Азнакай район-шәһәр Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Тылсым” студиясе икенче урынны яулады.

    Яшь талантларыбыз  Лиана Сабирҗанова нәфис сүз номинациясендә өченче урынга чыкты, артистлык осталыгы белән жюрины әсир иткән Азалия Сафина, Зилә Зарипова махсус бүләккә лаек булдылар.

    Студия җитәкчесе Зөлхия Миңнеханова лауреатларны фестивальгә югары дәрәҗәдә әзерләгән өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International