“Язгы көн ел тукландыра”, – диләр. Азнакай районы игенчеләре кыр эшләрен үзвакытында башкару өчен булган барлык мөмкинлекләрне дә файдаланып калырга тырышалар. Кар ачылган басуларда бүген үсемлекләрне тукландыру эшләре бара. Бигрәк тә “Марс”, “Союз-Агро” ҖЧҖ хуҗалыклары өлгерлек күрсәтә. “Азнакай АФ” ҖЧҖдә уҗым культураларын тукландыруда авиация хезмәтеннән файдаланалар.
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html