Билгеле булганча, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандтдатлар тәкъдим итү өчен, кандидатураларны билгеләү буенча праймеризлар – партия эчендә башлангыч тавыш бирүләр бара.
Ул 2 апрельдә Түбән Камада старт алган булса, 28 апрельдә Чистайда тәмамланачак. Шундый башлангыч тавыш бируләр шулай ук Казанда (ике мәртәбә узды, тагы ике тапкыр узар дип планлаштырыла) , Питрәчтә, Арчада үттеләр инде, бүген Әлмәттә уза.
Праймериз Буа, Мамадыш, Лениногорск, Минзәлә, Яр Чаллыда да булачак. Ә Азнакайда ул 24 ендә көтелә.
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html