Район һәм шәһәр тормышына кагылышлы сорауларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдиновка биреп була

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

    Халык соравы буенча, “Маяк” газетасы редакциясе төрле учреждение, оешма җитәкчеләре белән “Туры элемтә”ләр уздырып тора.

    Аның чираттагысы район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов белән 11 апрельдә оештырыла. Район һәм шәһәр тормышына кагылышлы сорауларыгыз булса, әлеге көнне 9.00-10.00 сәгатьләрдә 7-24-71 телефоны буенча шалтыратып, җаваплар ала аласыз. Үзегезне кызыксындырган һәм борчыган сорауларыгызны әлеге телефон аша алдан да җиткерергә мөмкин.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International