Азнакай “Татарстанның иң төзек торак пункты” конкурсында икенче урынны яулаган

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

    Билгеле булганча, һәр елны торак-коммуналь хуҗалыгы үсешендә һәм төзекләндерү буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән шәһәр һәм авылларны билгеләү өчен “Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты” конкурсы уздырыла.

   Шушы көннәрдә 2013 елның нәтиҗәләре буенча  бәйге җиңүчеләре билгеле булды. Халкы 30 меңнән алып 45 меңгә кадәр булган шәһәрләр номинациясендә – Азнакай, халкы 1-15 мең булган торак пунктлары арасында Актүбә эшчеләр бистәсе икенче урынны алды.

   Җиңү яулаган  авыллар арасындагы беренче тугызлыкта районның Кәкре Елга авылы да бар. Бәйге комиссиясе, яшелләндерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен, “МППБиО”, “Актүбә торак-коммуналь сервисы” җәмгыятьләренә дә махсус дипломнар тиеш дип тапкан.

 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International