Азнакайда 1 эшсезгә 1,3 эш урыны туры килә

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

    Республикада, шул исәптән Азнакай районында да эшсезлек дәрәҗәсенең төшүе күзәтелә. 1 апрельгә  җирлегебездә теркәлгән эшсезләр саны 387  кеше тәшкил итте.

Бу икътисади актив халыкның 1,2 проценты (2013 елның апрель башына бу сан 2,9  процент иде).

    Шул ук вакытта апрель башына 308 эш вакансиясе булып, димәк, 1 эшсезгә 1,3 эш урыны туры килә дигән сүз. Теләгән кешегә эш бар, җәмәгать!

  

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International