Чалпы авылында “Тормыш кыйблам - Камышлы” китабын тәкъдир итү кичәсе узды

2014 елның 11 апреле, җомга

     Күптән түгел Чалпы авыл китапханәсе урта мәктәп  һәм сәнгать мәктәбе коллективы белән берлектә шәхси эшмәкәр Миргазиян Динмөхәммәтовның туып-үскән авылына багышлап чыгарган “Тормыш кыйблам - Камышлы” дигән тарихи китабын тәкъдир итү кичәсен уздырды.

    Зур бәйрәм төсен алган әлеге кичәдә   китапны  төзүче Марсель Гарипов,  журналист, шушы авыл кияве Ирек Бәдертдинов зур мирасны туплауда алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

    Очрашуга килгән укытучылар Рәхилә Салихова, Җәүһәрия Гиззатуллина, Җәүһәрия Идиятова үзләренең чыгышларында Миргазиян Динмөхәммәтовка күренекле авылдашларын тарихка керткән өчен җылы рәхмәт хисләрен белдерделәр.

     Яр Чаллыдан килгән җырчы егет Ришат Шәйхетдинов, авыл үзешчәннәре Гөлзәйнәп Шәрипова, Миннефрүз Гарипова, музыка мәктәбе укытучысы, үзешчән композитор Эльза Кашапова, нәни җырчы Камилә Исхакова музыкаль бүләкләрен ирештерде. Сәнгать мәктәбенең биюче балалар чыгышы (җитәкчесе Лилия Закирова) кичәнең бер бизәге булды.

     Мәдәният елында тарихи үткәннәрне барлау һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән бу кичә килгән кунаклар һәм авыл халкы, укытучылар, укучылар күңелендә  онытылмаслык якты хатирә булып уелып калды.

             

Рәсимә Шайхулова, китапханәче

     

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International