Зәй шәһәрендә узган гер спорты буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Азнакайның “Юбилейный” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Айдар Яббаров, Булат Зарипов, Владислав Едутов, Илья Волков – беренче, Альберт Бәхтиев – икенче, Айнур Гатауллин, Рүзил Гатауллин– өченче, Дамир Хәйсаров дүртенче урыннарны яуладылар.
Команда беренчелегендә азнакайлылар – икенче. Тренерлары – халыкара класслы спорт мастеры Җәмил Шакиров.
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html