Азнакайдан 2 гаилә спорт гаиләләренең XI авыл спартакиадасында җиңү яулады

2014 елның 15 апреле, сишәмбе

     28-29 март көннәрендә Алабуга шәһәрендә  “Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә” исеме астында спорт гаиләләренең XI авыл спартакиадасы үтте.

    Анда Азнакай данын Актүбә бистәсеннән өч гаилә яклап, лаеклы чыгыш ясады.   Дартс, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шашка спорт төрләрендә көч сынашып, Әлфирә һәм Радик Кәлимуллиннар, уллары Алмаз белән, икенче урынга лаек булдылар.

    Алсу һәм Зөһрә-Илсур Мадьяров гаиләсе пьедесталның өченче баскычына күтәрелсәләр,  Алмаз, Фирдәвес-Илһам Мөхәммәтҗановлар дүртенче булды. 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International