Азнакай игенчеләре башкорт белгечләре белән бергә уҗым культураларын тукландырганнар

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

      “Марс” хуҗалыгы  елның-елында башкорт күршеләре белән уртак тел табып яши. Менә быел да күршеләре ярдәмендә “Томан” агрегаты белән 600 гектар  җирдә күпьеллыклар, уҗым культураларын тукландырганнар. «Марс»лылар кайда да алдынгылыкны бирми.

     Язгы чәчүгә тулысынча әзерләр: чәчү техникасы һәм тагылма агрегатлар  әзерлек сызыгына тезеп куелган, язгы кыр эшләрен тикшерүче комиссия аларга югары бәя биргән.

   

   

 ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International