Азнакайда гаиләдә чыккан низаг пычак күтәрүгә китергән

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

    “Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый”, – диләр. Әмма кайчакта гаиләдә туган низаг пычак күтәрүгә кадәр барып  җитә.   Авылда яшәүче  М. да,  үзе белән яшәүче ханымны үтерү нияте белән кулына  пычак  алып, берничә тапкыр хатынның эченә кадый.

     Зыян күрүченең актив каршылык күрсәтүе, бәхетенә күршеләре килеп керүе һәм үзвакытында медицина ярдәме күрсәтелү аркасында гына  ханым исән кала.

    Суд гаепләнүченең гамәлләрен үтерүгә омтылу буларак  бәяли. Элек кылган   җинаятьләрен дә исәпкә алып, гаепләнүчегә 7 ел иректән мәхрүм итү  җәзасы билгеләнә.  Ул аны каты режимдагы  төзәтү колониясендә узарга тиеш.  


Азнакай шәһәр прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International