Азнакайда “Фемида” иҗади конкурсы уза

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

     Укучыларга хокукый белем бирү, бу өлкә белән тагын да ныграк таныштыру буенча Азнакай шәһәр суды максатчан эш алып бара.

    Биредә әледән-әле хокук белеме дәресләре дә үткәрелә, балалар белән бәйгеләр оештырыла.

    Әнә шундый бәйгеләрнең чираттагысы 8-11 нче сыйныф укучылары арасында 10-30 апрельдә үтәчәк. “Фемида” иҗади конкурсы аларның закончалыкларны, үз хокукларын белү, суд эшчәнлеген күзаллау дәрәҗәсенә сынау да булып тора.

     Мәгариф идарәсе белән берлектә уздырылучы бу бәйгенең темалары: “Законнар нигә кирәк?”, “Судта яклау хокукын мин ничек аңлыйм?”, “Судья булу – ул...”  Иң яхшы иҗади эшләр махсус җыентыкта тупланачак.

  

 ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International