Азнакайда узачак Сабантуйның көне билгеләнде

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй уздыру турында фәрманга кул куйды.

    Азнакай районында Сабан туе 7-8 июньдә узачак. Казанда исә 21 июньдә бәйрәм итәчәкләр.

    Татарстанның Министрлар кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә Сабантуй уңаеннан төрле бәйрәм чаралары оештырырга кушылды.

 

 

 ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International