Азнакай халкы флюорографияне вакытлыча Актүбә амбулаториясендә үтәчәк

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

    Һәр нәрсәнең үз вакыты. Кайчандыр купшы, яңа булып утырган биналар да, еллар үтү белән туза, ремонт кирәк була башлый.

    Үзәк сырхауханәнең рентген, маммография, флюорография  аппаратлары урнаштырылган бинага да 20 апрельдә капиталь ремонт башлана.

     Эшләр 20 майга кадәр барыр, дип көтелә. Шунлыктан, флюорографияне вакытлыча Актүбә амбулаториясендә, рентген тикшерүен шәһәрнең Хәсәншина урамы, 21 йортта урнашкан стационардагы рентген кабинетында үтәргә туры киләчәк.
 

 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International