Азнакай игенчеләре чәчүгә кузгалды

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

     Бүген азнакайлылар республикада беренчеләрдән булып, язгы чәчүгә керештеләр. Әлбәттә, районның алдынгы “Марс” хуҗалыгы бу юлысы да дилбегәне ычкындырмады: беренче булып алар кузгалды.

     Басуларда кар киткәнне көтеп ятсак, соңга калабыз, дым китә. Һәр хуҗалыкта чәчүгә әзер җирләр бар, – ди муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

    Тәүге буразналар борынгы бабаларыбызның йола-гадәтләренә тугры калып, бар шартын туры китереп башкарылды.

   Игенкәйләрнең тәгәрәп уңуын теләп,  җир куенына йомыркалар тәгәрәттеләр.

“Юлдаш” агитбригадасы чыгышы чарага бәйрәм рухы өстәде

 

Нәсимә Фазлыева

 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International