Азнакайның Зәңгәр мәчете каршында эшләп килүче Ислам башлангыч белем бирем бирү мәдрәсәсендә азан әйтү һәм Коръән уку буенча балалар бәйгесе узды.
Чараны оештыручы Гөлшат абыстай Шәйхулова шәкертләре "Җәннәт – әниләрнең аяк астында" исемле театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Хәдисләр бәйгесендә, кызыклы уеннарда балалар бик теләп катнашты. Кунак итеп чакырылган әти–әниләр сабыйлары өчен җан атып утырды.
– Балаларны дөнья малын табарга өйрәтү никадәр мөһим булган кебек, ата-анасы өчен дога кылучы бала тәрбияләү дә зур әһәмияткә ия, – дип искәртте Зәңгәр мәчет имам–хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов һәм азан әйтү, Коръән уку бәйгеләрен ачык дип белдерде.
Кызларның белемен абыстайлардан торган, малайларныкын – хәзрәтләрдән торган мәртәбәле жюри бәяләде. Бәйге нәтиҗәләре буенча азан әйтү буенча беренче урынны Азат Шәйхетдинов яулады. Коръән уку бәйгесендә малайлардан Айнур Хафизов, кызлардан Ландыш Габидуллина җиңде. Хәдисләр бәйгесендә Сөмбелә Хаковага тиңнәр булмады.
Бу шәкертләр мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнде. Икенче һәм өченче урынга чыккан балалар кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Бәйгедә катнашкан һәркемгә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кызыклы һәм файдалы чара азагында балалар һәм кунаклар бәйрәм өстәленә чакырылды.
Айгөл ШӘРИПОВА
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html