Азнакайда түрәләрне кыйммәтле бүләкләрен дәүләткә тапшырырга мәҗбүр иттеләр

2014 елның 18 апреле, җомга

       Район һәм шәһәр Советларының узган утырышында иң беренче көн тәртибе итеп кадрлар резервы мәсьәләсе каралды. Район башкарма комитетының оештыру бүлеге начальнигы Рәмзия Мөстәкыймова чыгышыннан күренгәнчә, Азнакай муниципаль районында идарәче һәм муниципаль хезмәткәр урыннарына кадрлар резервын формалаштыру буенча комиссия төзеләчәк.

     Тугыз кешедән торган әлеге комиссия югары һәм җаваплы урыннарга дәгъва кылучыларны конкурс нигезендә сайлап алу үткәрәчәк. Бер урынга кандидатуралар 3 кешедән дә ким булмаска тиеш, шул чакта гына конкурс узган дип исәпләнә ала. Утырышта шулай ук коррупция куркынычы булган муниципаль хезмәткәрләр исемлеге дә расланды.

      Депутатлар игътибарына вазыйфалары белән бәйле рәвештә муниципаль хезмәткәрләргә бирелә торган бүләкләрне рәсмиләштерү тәртибе турында район һәм шәһәр Советлары карарлары проекты тәкъдим ителде. Төрле рәсми чараларда, командировкаларда муниципаль хезмәткәрләргә бүләк ителгән әйберләр турында (канцелярия товарлары, чәчәкләр һәм хезмәтне бәяләү рәвешендә бирелгән бүләкләрдән тыш, мәсәлән, призлы урын өчен диплом белән бирелә торган бүләк) җирле үзидарә органына хәбәр ителергә тиеш.

      Бүләк бәясе 3 мең сумнан артып китмәсә, ул хуҗасында кала, ә артып китсә, бирелүе хакында тиешле журналда теркәлгәннән соң, аны 5 эш көне эчендә вәкаләтле структур бүлекчәнең җаваплы затына саклануга тапшыру мәҗбүри.  Бүләк бәясе билгесез булса, аны  эксперт юлы белән ачыклыйлар һәм шуннан соң гына тиешле карар кабул ителә. Муниципаль хезмәткәр гариза язып, ике ай эчендә бүләкне кире сатып алырга хокуклы. Андый гариза кермәсә, җирле үзидарә органы бүләкне үз эшчәнлегендә файдалана яки аны сатуга куя ала.

      Сатудан кергән акча район бюджетына күчерелә. Әгәр дә сатып алучы табылмаса, җирле үзидарә җитәкчесе аны хәйрия оешмасына бушлай бирү яки юк итү турында карар кабул итә.

     Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров “Азнакай шәһәре” муниципаль берәмлеге чикләре турында мәсьәләне күтәрде. Әгерҗе авыл җирлеге чикләренә кергән Мәнәвез микрорайонындагы 6 йортны шәһәр чикләренә кертү буенча гавәми тыңлаулар узган һәм чикләрне үзгәртү турында карар кабул ителгән.

      Утырышта “Азнакай шәһәреннең тышкы төзеклеге, чисталык һәм тәртип саклау Кагыйдәләренә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” Азнакай шәһәр Советы карары проектын гавәми тыңлаулар үткәрү тәкъдим ителде.  Бу үзгәрешләр шәһәр эчендәге хуҗасыз транспорт чараларын ачыклау һәм юк итүгә кагыла. Гавәми тыңлаулар 25 апрельдә 15.00 сәгатьтә Балалар иҗаты үзәгендә узачак.

     Мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазифаларын башкаручы Наил Зарипов 2014 елда муниципаль милекне хосусыйлаштыру планы белән таныштырды. Быел бу планга  Мәсгут авылы фельдшер-акушерлык пункты кергән. Бу эш “Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру” турында Федераль закон нигезендә башкарыла.

Депутатлар, озак авырудан соң вафат булу сәбәпле, Азнакай шәһәренең 3 нче сайлау округы буенча депутат Рәзил Нәҗиповның вакәләтләрен туктату турында карар кабул иттеләр.

     Район башкарма комитетының юридик бүлеге баш белгече Римма Низамова “Дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләрне тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы” турында Федераль законнының кайбер положениеләрен тормышка ашыру хакында игълан итте. Кабул ителгән карар буенча, муниципаль заказлар өчен поставщиклар район башкарма комитеты тарафыннан билгеләнәчәк. Шулай ук вәкаләтле орган белән муниципаль заказчылар арасында мөнәсәбәтләр Тәртибе расланды.

     Узган елда район территориясендә кеше хокукларын һәм иреген саклау турында доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары, Азнакай районында балалар хокукы буенча Татарстан уполномоченные ярдәмчесе Дамир Гыйләҗев чыкты. Ул 2013 елда гражданнардан әлеге мәсьәлә буенча 155 мөрәҗәгать керүен, шуларның 148 е уңай хәл ителүен, 7 се  буенча тикшерү барганлыгын хәбәр итте. Мөрәҗәгатьләр нигездә торакка кагылышлы һәм социаль характерда булган.

  

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International