Азнакай укучылары “Тылсым” театр студиясе белән танышты

2014 елның 18 апреле, җомга

    Төбәкне өйрәнү музеенда Мәдәният елы кысаларында төрле чаралар еш үткәрелә. Бу сишәмбедә шәһәребезнең 2 нче һәм 5 нче мәктәп укучылары Азнакай халык театры һәм “Тылсым” театр студиясе вәкилләре белән очрашты.

    Халык театры коллективының төрле еллардагы режиссерлары Зөлхия Миннеханова, Зинфира Кашапова, Гата Ялалов балаларны сәхнәне яратырга чакырдылар.

   -Без театр студиясенә бик теләп йөрибез. Җитәкчебез Зөлхия Миннеханова сәхнәдә үз-үзебезне тотарга, сәнгатьле сөйләргә өйрәтә. Бик күп конкурсларда катнашып, лауреат исемнәре яуладык. Быел да “Иделкәем” республика бәйгесенең Казан турына узу бәхетенә ирештек, - диләр Зилә Зарипова, Камилла Ибраһимова һәм Диләрә Ганиева.

     Ә менә 2 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныфы укучысы Әдилә Җиһаншинага бу очрашу театр сәнгатенә юл күрсәткән.

   -Мин спектакльләргә бик яратып йөрим, үземнең дә шөгыльләнәсем килә иде. Менә хәзер балалар өчен “Тылсым” студиясе барлыгын белдем, - ди ул.

 

Резеда Шәрипова

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International