Азнакай язучылары балалар белән очрашты

2014 елның 18 апреле, җомга

     Безнең якны  кара алтын чыгаручылар һәм сары алтын үстерүчеләр иле диләр.

     Әмма Азнакай ул иҗат әһелләренә дә бик бай. Күптән түгел Азнакайның 7 нче мәктәбендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Резеда Шәрипова, Фәйрүзә Исмәгыйлова, Марсель Гарипов белән очрашу узды.

      9 А сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Гөлфинә Фазлыева белән аңа алдан ук әзерләнгән: язучыларның тормыш һәм иҗат юлларын өйрәнгән, презентацияләр ясаган. Якташ язучылар чыгышыннан шулай ук үзләре өчен шактый кызыклы мәгълүмат алды. Кунаклар шигырь язучы балаларга киңәшләрен бирде.

 

Алсу Хикмәтова, укучы

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International