Бу көннәрдә Азнакайда 200 мең чәчәк үсентесе утыртылган

2014 елның 18 апреле, җомга

    Һәр елдагыча быел да  Азнакаебыз гөл-чәчәккә күмелер. Шәһәр газоннарына утырту максатыннан, бу көннәрдә МППБиО  теплицасына 200 мең чәчәк үсентесе утыртылган. 

   Шәһәр урамнарын матурлап торучы төрле фигуралар, баганаларга эленгән зур чәчәк чүлмәкләрен, паркларны да бизиячәк әлеге гөлләр.

   Предприятиедә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына да хәзердән үк әзерләнә башлаганнар. Көздән 35 мең  лалә чәчәкләре утыртырга уйлыйлар.

                          

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International