Иртәгә иртән Азнакайда кар явачак

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

       23 апрельдән башлап республикабыз төньяк циклон йогынтысы астында булачак. Азнакайда да һава торышының кискен үзгәрүе, температураның кинәт түбәнәюе көтелә.

     Бүген Азнакай циклонның җылы секторында булачак. Көндез температура  16 - 21 градуска кадәр җылынды. Кичен бераз яңгыр сибәләргә, урыны белән күк күкрәве дә ишетелерегә мөмкин.

      24 - 25 апрельдә районыбыз территориясенә салкын һава үтеп керәчәк. Урыны белән яңгыр, хәтта кар да явачак, кайбер районнарда кыска вакытлы бураннар көтелә.

     Җил төньяк–көнбатыштан, 18 м/с тизлек белән исәчәк. 24 - 25 апрельдә иң түбән температура – 1 градус суык, иң югарысы – 4 градус җылы.

     25 и 26 апрельдә һава торышы үзгәрмиячәк.

    27 апрельдә явым–төшем туктала, һава әкренләп җылына башлый, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометцентры.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International